«Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил»: тарихи хәтер дәресе (12+)

15 февральдә 5 нче санлы китапханә мәктәп укучылары өчен «Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил» исемле тарихи хәтер дәресе уздырды. Китапханәче балаларны танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның балачагы, Бөек Ватан сугышында катнашуы һәм әсирлектә вакытта фашистларга каршы эшчәнлек алып баруы турында сөйләде. Укучылар авыр җәзалаулар да, үлем куркынычы янау да шагыйрьнең очлы каләмен тыя алмавы, аның буйсынмас характерын сындыра алмавы турында белде. 
Чара барышында «Кызыл ромашка», «Күке» һ.б. шигырьләре яңгырады. Балаларга «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара азагында укучылар «Җәлил турында истәлекләр» документаль фильмын карады. 

Поделиться: